Сорау-җавап

Мөселманнарга спирт, дуңгыз мае, кан һәм шуның ише хәрам катнашмалар белән ясалган дару эчү дөресме?

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) үзенең бер хәдисендә: “Аллаһу Тәгалә харам кылган нәрсәләрдән сезгә дәва кылмады”, дигән. Шуның өчен спирт кушылганмы, канмы, дуңгыз маемы, болар барысы да харам. Әгәр табиб шул өстә искә алынган матдәләр кушылган даруларны тәкъдим итсә, шул тәкъдим иткән дарулар тәэсиренә ия булган, башка, альтернатив даруларны эзләргә кирәк. Ләкин эзләп тә тапмасагыз һәм авыруыгыз көчле булып, коточкыч хәлгә китерү куркынычы булса, җан саклар өчен тегеләрен дә кулланырга рөхсәт ителә. Аллаһу Тәгалә һәрбарчаларыбызга сәламәтлекләр бирсә иде. Әмин.

Еш кына мәчетләрдә вәгазь вакытларында “Ислам гакыйдәсе” дигән төшенчәне еш ишетергә туры килә. Нәрсә соң ул “гакыйдә”?

Ислам – Аллаһы Тәгалә тарафыннан кешеләргә иңдерелгән ахыргы дин. Аның гакыйдәсе – Аллаһы Сөбханә вә Тәгаләгә, Фәрештәләренә, Пәйгамбәрләренә, Китапларына, Ахирәт көненә, Тәкъдирнең яхшысы – яманы да Аллаһы Тәгаләдән икәнлегенә һәм үлемнән соң янә терелүгә иман китерү. Аның хөкемнәре – кешеләрнең төрле проблемаларының чишелешләре.  Гакыйдә – Ислам диненең бер өлеше һәм ул аның иң әһәмиятле өлеше, нигезе булып тора, шул сәбәпле аны белү бик зарур.