Кичә Мәрҗәни мәчете хезмәткәрләре шәһәр субботнигында катнаштылар. Мәчет тирәлеген һәм мәчетнеҗ өчен җыюга көч куелды. Эш беткәннән соң катнашучылар шурпа һәм шашлык белән сыйландылар.
Әлхәмдү лилләһи раббилгааләмиин, вәлгакыйбәтү лил-мүттәкыйн, вәссаләтү вәссәламү галәә Мөхәммәдин вә галәә алиһи вә сахбиһии әҗмәгыйн.
Җир-күкләрне яратып, күктән сулар яудырып, шуның белән безгә җимешләрен дә ризык итеп тәкъдим кылган, диңгезләрдә дә Үзенең бөек әмере белән йөзүебезгә файдаланыр өчен яратучыга һәм төннәрендә рәхәтләнеп ял итәргә, көндезләрен кәсебебезне кылырга мөмкинлек биргән һәм барча нигъмәтләрен санасаң да исәп-хисабына чыга алмаган Аллаһ Раббыбызга хәмде вә сәнәләр, барча мактау-олугълауларыбыз булса иде.