Гаилә мәчете имамы белән очрашу

Гаилә мәчете имамы белән очрашу

Буген Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы, мөфтинең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары, Мансур хазрәт Җәләлетдин, “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хазрәт Хайруллин белән очрашты. Сүз әдәп-әхлаклы булу һәм дөрес итеп Коръән уку буенча «Сөембикә энеләре һәм сеңелләре» дигән ярыш-бәйгесенең чираттагысы – 21 нчесе “Гаилә” мәчетендә үткәрелүе турында барды. Ярыш 31 мартта үткәрелергә көтелә.