"Иркен" ислам комплексы

Бүгенге көндә халкыбызда дин хезмәткәрләренең нык үсешен күрәбез. Элеккеге заманнарда меценатларның ярдәме белән күп кенә мәчетләр, дини уку йортлары, мәдрәсәләр, балалар йотрлары, тору урыннары төзелде һәм эшләп килде.

Әлеге күркәм гадәтләргә нигезләнеп, "Әл-Мәрҗәни" мәчете һәм "Казан шәһәренең запастагы һәм отставкадагы офицерлары" дип исемләнгән иҗтимагый оешма Казан шәһәренең Совет районында урнашкан "Мигъраҗ" бистәсендә мәчет комплексын, мәдрәсә, инфраструктура объктларын төзү инициативасы белән чыктылар. 1995 елның 15 маенда Татарстан республикасы Министрлар Кабинетының 282 номерлы карары белән әлеге бистәдә "Иркен" мәчет комплексы өчен территория билгеләнде.

2009 елның ноябрендә Казан шәһәренең Мигъраҗ (Вознесение) бистәсендә Коръән хафизлар әзерли торган мәдрәсәгә нигез ташы салынды. Шунысы игътибарга лаек, шул ук урамда мәчет тә төзелә. Шулай итеп, Мигъраҗ бистәсендә дини мөселман комплексы оеша.