Исем кушу

Исем кушу

тел: 249 56 32

 

Бала туу белән гаилә өчен җаваплы һәм шатлыклы чор башлана.Шуны онытмаска кирәк,ата-ана җилкәсенә Аллаһ Тәгалә каршысындагы җаваплылык та йөкләнә.Балага исем кушу шуларның беренче адымы булып тора.

Исламда исем кушуга зур игътибар бирелә.Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.а.в) әйткән:«Хакыйкәтьтә, Кыямәт көнендә сез үзегезнең һәм аталарыгызның исемнәре буенча чакырылачаксыз.Шуңа күрә балаларыгызга  матур исем кушыгыз!».Пәйгамбәрләр һәм фәрештәләр исемнәрен кушу хуплана.Шул ук вакытта Аллаһ Тәгаләгә хас булган исемнәрне кушу ярамас,мәгәр “абд” кушымчасын куллансагыз,мәсәлән Абдрахман. Шуны ассызыклап әйтергә була,барлык матур мәгънәгә ия булган исемнәр мөселман исемнәре булып санала.Ягъни,матур яңгавыклы төрле милләтнең исеме кабул ителә.Әлбәттә ул шәригать таләпләренә туры килергә тиеш.Бу бары тик гарәп исемен кушу дигән сүз түгел.Монда гореф-гадәт турында сүз бара. Исем сайлаганда бик игътибарлы булыгыз.Балага шул исем белән яшәргә кирәк.

Исем кушу процедурасы бик гади,әмма мөхим мәгънәгә ия.Азан әйтү баланы шайтанның вәсвәсәсеннән саклый.Гаиләнең матди яктан мөмкинлеге булса Аллаһ Тәгаләгә рәхмәт йөзеннән гакыйка йоласын үтәү мәслихәт.

Сөннәт буенча балага исемне әтисе кушса хәерле.Әгәр сез бу эшне имам башкарсын дисәгез,йоланы үтәргә  Мәрҗәни мәчетендә ярдәм итәрләр,фотограф гаилә архивы өчен истәлекле кадрлар ясар,шулай ук мәҗлес үткәрү мөмкинлеге дә каралган.