Әл-Мәрҗәни мәчете карамагындагы мөселман зираты

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә, Мамадыш трактында, Казан-Чаллы боҗра киселешеннән ерак түгел 40 гектар мәйданда, Әл-Мәрҗәни мәчете карамагына, Россиядә беренче тапкыр мөселман зираты өчен җир бүлеп бирелде. Бүгенге көндә инде биредә мәрхүмнәрне җирләү эшләре башкарыла.

2006 елда исә мөселман зиратын киңәйтү өчен янә җир участогы бүленде. Анда мәрхүмнәрне җирләү кирәк-яракларын саклау, күмү өчен кирәк булган коралларны кую өчен кораллар биналары төзеләчәк. Алга таба биредә мәчет, автомашиналарны кую урыны, кирәк икән мәетне юуу, кәфенләү өчен махсус бүлмә, мәрхүмне озата килүчеләр өчен көтү залы, махсус салкын саклагычлар, ритуаль хезмәтләр бюросы, кабер ташлары, чардуганнар эшләү цехы, сак хезмәте өчен йорт һәм зыярат эшчәнлеген алып бару өчен административ биналар төзү ниятләнә.