"Мәрҗән" кафесы

“Әл-Мәрҗәни” ислам-агарту үзәге каршында 1998 елда “Мәрҗән” исемле беренче мөселман кафесы ачылды. Якты. Уңайлы һәм киң зал 70 кунакны кабул итә ала. Биредә Шәригать кануннарына нигезләнгән төрледән-төрле мөселман тантаналы чараларын уздырырга мөмкин. Мисал өчен, ифтар ашлары, никах, туган көннәр, төрле дини бәйрәмнәр. Туклану менюсында бары тик татар милли ашханәсенең хәләл ризыклары гына кулланыла. 2005 елда исә мәчет каршында үзюәк ашларыннан торган тыган бер кафе ачылды.

Ифтар һәм Корбан бәйрәме көннәрендә кафеларда мохтаҗлар һәм азкеремлеләр өчен хәйрия ашлары үткәрелә.