Яңалыклар

Мәрҗәни мәчетендә шагыйрә Фәйрүзә Мөслимова белән очрашу узды

Бүген Казан ислам көллияте шәкертләре Мәрҗәни мәчетендә шагыйрә Фәйрүзә Мөслимова белән очраштылар. Әдәбият, шигырь сөючеләргә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премиянең кызыксындыру бүләге, Абдулла Алиш премиясе  лауреаты Фәйрүзә Мөслимова "Ярату яралары", "Апрель кары" китаплары аша яхшы таныш. "Сабантуй" газетасында, соңыннан "Ялкын" журналында эшләп, балалар һәм үсмерләрнең дустына, сердәшенә әйләнгән шагыйрә көллият шәкертләренә үзенең тормышы, иҗади эшчәнлеге турында бәян итте, шигырьләрен укыды. Шәкертләр үз чиратында Фәйрүзә Мөслимовага үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.

Казан ислам көллиятенең директор урынбасары Мансур хәзрәт Мифтяхов, әлеге очрашуларның мөһимлеген, әдәбият белән диннең уртак максатларда булып, иманга, әдәпкә чакыруларын ассызыклап узды һәм киләчәктә дә шушындый очрашулар уздыруның зарурилыгын искәртте. 

Мәрҗәни мәчетенең матбугат үзәге

Мөселман яшьләре спартакиадасы кысаларында мини-футбол буенча турнир башланды

21 ноябрь көнне Казан шәһәренең мөселман яшьләре спартакиадасы кысаларында мини-футбол буенча турнир башланды. Спорт чарасы 14:00 сәгатьтә “Трудовые резервы” спорт залында узды. Ярышта катнашырга  Казан шәһәренең дини оешмаларыннан һәм уку йортларыннан 17 команда гариза биргән иде. Шобага салу ысулы белән командаларнын көндәшләре билгеләнде. Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәте командасы  “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе командасын 3:2 исәбе белән җиңеп турнирның киләсе этабына чыкты. Ярышның финал уеннары 22 ноябрь көнне “Трудовые резервы” спорт залында узачак.

Мөселман яшьләре спартакиадасын оештыручылар булып Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты, Физик культура һәм спорт комитеты тора.

Мәрҗәни мәчетенең матбугат үзәге

 

“Әл-Мәрҗәни” Җәмигъ мәчетендә «Гыйбадәте исламия» китабы буенча викторина узды

Казан шәһәренең “Әл-Мәрҗәни” Җәмигъ мәчетендә балаларның Әхмәтһади Максудиның «Гыйбадәте исламия» исемле китабының эчтәлеген белүләрен тикшерү максатыннан викторина узды. Әлеге чара махсус Әбү Хәнифә мәзһәбе елы кысаларында оештырылган иде. Республика викторинасының район турында катнашучыларны Казанның имам-мөхтәсибе, Әл-Мәрҗәни мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдин сәламләде. Мансур хәзрәт яшьләргә рухи-әхлакый тәрбия бирү, ислам нигезләре белемнәрен арттыру максатыннан уздырылган викторинаның мөһимлеге турында ассызыклап узды.

Викторина Казан ислам көллияте шәкертенең коръән сүрәләрен укуы белән башланып китте. Викторинада Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары мәчетләренә йөрүче 10-15 яшьтәгечә малайлар һәм кызлар катнашты. Викторина сораулары катлаулылыгы буенча 3 төркемгә бүленгән һәм язмача 30 сораудан торган тестлардан гыйбарәт иде. Егетләр һәм кызлар арасында түбәндәге урыннар билгеләнде:

1урын – Бегишев Азиз (Әл-Мәрҗәни мәчете);

2урын – Соцков Тимур (Гадел мәчете);

3 урын – Гыйльметдинов Илшат (Гадел мәчете).

1урын – Хисмәтуллина Азалия (Апанай мәчете);

2 урын – Соцкова Талия (Гадел мәчете);

3 урын – Ягәфәрова Айсылу (Гадел мәчете).

Җиңү яулаган егет-кызларга диплом һәм истәлекле бүләкләрне Әл-Мәрҗәни мәчете имамы Рамил хәзрәт Мингәрәев һәм ТРМДН дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров тапшырды.

Район турында җиңеп чыккан катнашучылар бәйгенең төбәк турында катнашу хокукына ия булдылар. Төбәк туры Татарстан казыятьләрендә 2016 елның ноябрь ае азагында үткерәләчәк. Ә инде декабрь аенда викторинаның Республика туры узачак.

Мәрҗәни мәчетенең матбугат үзәге

Казанның Мәрҗәни мәчете командасы "Мешбикә" бүләгенә көч сынашты

13 ноябрь көнне Татарстан Республикасының Чирмешән районы, Чирмешән авылының “Юбилейный” боз сараенда ”Мешбикә” мәчете бүләгенә республикакүләм хоккей турниры узды.

Ярышта 16 яшьтән дә кечерәк булмаган хоккейчылар катнашты. Милли һәм дини аерымлыклар буенча тыюлар булмады. Турнир ТР Диния нәзарәтенең яшьләр һәм спорт бүлеге тарафыннан эшләнелгән регламентка нигезләнеп оештырылган иде.

Ачылыш тантанасында хоккейчыларны Казан шәһәренең"Ярдәм" мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов, “Ярдәм” хәйрия фонды президенты Илхам Исмәгыйлев, Чирмешән район башлыгы киңәшчесе Әмир Могыйзов, Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәхим хәзрәт Әхмәтҗанов, Чирмешән районы мөхтәсибе Минсәгыйрь хәзрәт Миншин, Чирмешән мәчете имамы Рамиль хәзрәт Ибраһимов сәламләделәр.

Ярышның төп бүләгенә 7 команда көч сынашты (Мөслим, Түбән Кама, Әлмәт, Казан, Алабуга, Яр Чаллы, Чирмешән). Мактау пьедесталын үзара түбәндәге командалар бүлеште:

1урын - Чирмешән районы;

2урын - Яр Чаллы шәһәре;

3урын - Алабуга шәһәре.

Казан шәһәренең Мәрҗәни мәчете командасы 4 урынга лаек булды.

Ярышның катнашучылары дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр.

Шуны искәртеп узарга кирәк, республикакүләм хоккей турниры быел беренче тапкыр ”Мешбикә” мәчете бүләгенә дип исемләнгән иде. Ярышның төп оештыручылары булып Чирмешән районы мөхтәсибәте тора.

«Әл-Мәрҗәни» мәчете территориясендә «Татарстан Мирасы» дип аталган ярминкә үтте

Казанда 19-20 май көннәрендә ислам китаплары күргәзмә-ярминкәсе узды. Идел буе федераль округы буенча VIII тапкыр оештырыла торган "Татарстан Мирасы" дип аталган ярминкә "Әл-Мәрҗәни" Казан җәмигъ мәчете территориясендә үтәчәк.

"Әл-Мәрҗәни" мәчете ислам китаплары күргәзмә-ярминкәсенә чакыра

2016 елның 19-20 маенда "Әл-Мәрҗәни" Казан җәмигъ мәчете территориясендә Идел буе федераль округы буенча VIII ел саен уздырыла торган "Татарстан Мирасы" дип аталган ислам китаплары күргәзмә-ярминкәсе узачак, әлеге чара "Әл-Мәрҗәни" мәчетенең 250 еллыгына багышланган.

Казан мәдрәсәләр җитәкчеләрнең киңәшмәсе

20 гыйнварда Татарстан Җөмһүрияте Моселман Дини Нәзарәтендә Казан шәһәрнең мәдрәсәләр җитәкчеләрнең киңәшмәсе үтте. Кинәшмәне РИИ ректоры Рафик Мухаметшин алып барды. Киңәшмәдә исә яңа елда укучыларны кабул итү шартлары турында төрле тәкдимнәр уйлашылды. Финанслау мөмкинлекләре дә сүзгә алынды. Иң мөһим мәсәләләрнең исә уку һәм әдәбият китаплары тәэмин итүе. Бөтен җитәкчеләр яңа таләплер һәм станлдартлар буенча лицензия алу белән бәйле проблемаларны күтәрделәр.

Мәүлид кичәсе

Узган якшәмбе көне 17 гыйнварда Бокса һәм Өстәл Теннисы Сараенда Сөекле Пөйгамбәребезнең Мөхәммәд Мостафа, салляллаһу аләйһи вә сәлләмнең туган көненә багышланган Мәулид кичәсе узды. Бөтен шәхәрнең кечкенәдән олы кешеләргә хәтле бик куп кеше җийды. Гадәтчә, мәҗлес Көр'ән-и Кәримне укудан башланды, һәм укуны Өметлеләр мәчете имамы Алмаз хәзрәт Сафин башкарды. Чакырылган кунаклар арасында епископа Анастасий исеменнән протоиерей Владимир Пономарев дөньяда хәерле тынычлык һәм диннәр арасындагы ярдәмләшү төләкләрен белдерде.

ДИНИЯ НӘЗАРӘТЕНДӘ САЙТ БУЕНЧА КИҢӘШМӘ

Кичә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтендә югары технологияләр турында киңәшмә узды. Казан Ислам көллиятенең сайтын булдыру турында фикер алыштылар. Нәтиҗәдә тиздән көллиятнең үзенең сайты да эшли башлыячак.

ТАТАРСТАН ХАКИМИЯТЕ КОНФЕССИЯЛӘР БЕЛӘН КИЛЕШҮ ТӨЗЕДЕ

 Татарстан премьер-министры сүзләренә караганда мөселман һәм православ диннәре вәкилләре белән конструктив һәм ышанычлы мөнәсәбәт хасил булды. Кул куйган килешү нәтиҗәсендә аның фиикеренчә алга таба да конструктив әңгәмә корырга ярдәм итәчәк. 

Татарстан президенты матбугат бүлеге белдергәнчә чәршәмбе көнне Татарстан премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан һәм Казан митрополиты Феофан һәм Татарстан мөфтие Камил Самигуллин  хезмәттәшлек турында килешү төзеде. Шунысын әйтергә кирәк, мондый документка беренче тапкыр кул куела.

Битләр