Яңалыклар

Мәүлид ае башлану уңаеннан Әл-Мәрҗәни Җәмигъ мәчетенең имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдиннең мөрәҗәгате

Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллахи вә бәрәкатүһ!

Хөрмәтле дин кардәшләребез!

Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәте һәм шәхсән үз исемемнән барлык мөселманнарны Рабигыләүвәл ае башлануы белән ихластан котлыйм!

Халыкта әлеге айны Мәүлид ае дип исемләп йөртәләр. “Мәүлид” – туу дигән сүз, “Мәүлид ән-Нәби” Мәхәммәд пәйгамбәрнең (салләллаһү галәйһи вә сәллам) туган көне. Рабигыләүвәл аеның 12нче көне барлык мөселман өммәте өчен зур бәйрәм.

Мәүлид аенда Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләмгә без тагын да ешрак салаватлар әйтеп - Раббыбызның рәхмәтләренә, савапларына ирешәбез.

Раббыбыз “Әхзаб” (Гаскәрләр) сүрәсенең 56 нчы аятендә: “Аллаһ үзе вә фәрештәләре пәйгамбәр салләллаһү галәйһи вә сәлләмгә салават әйтәләр, ий мөэминнәр, сез дә пәйгамбәргә салават әйтегез һәм сәлам әйтегез” – дия.  

Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе,

Әл-Мәрҗәни Җәмигъ мәчетенең имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдин

 

Мәрҗани исемендәге Ислам мәдәният үзәге “Лекотека” проектын тәкъдим итеп грантка лаек булды

“2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча ТР дәүләт программасы” кысаларында ТР Министрлар Кабинеты иҗтимагый оешмаларга ярдәм итү максатыннан грантлар бирү карарын чыгарды. Конкурста Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Ислам мәдәният үзәге дә лекотека проектын тәкъдим итеп грантка лаек булды.

Лекотека – сәламәтлекләре чикләнгән һәм төрле генез тайпылышлары булган балаларга һәм шуларны тәрбияләүче ата-аналарга ярдәм итү максатыннан   махсус җиһазландырылган бүлмәдән гыйбарәт. Проект авторлары сөйләвенчә, алар тудырачак лекотека беренче чиратта сөйләм коррекциясендә тайпылышлары булган һәм коммуникатив системадагы проблемаларны дәвалауны күздә тотып җиһазландырылачак.

Мәрҗани мәчетенең матбугат үзәге

Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы, татар дин әһеле Габделхәбир хәзрәт Яруллин турында китап дөнья күрде

Апанай мәчетендә татар дин әһеле Габделхәбир хәзрәт Яруллинның (1905-1994) тормышы һәм эшчәнлегенә багышланган китапның тәкъдир итү кичәсе узды. Китап "Иман" нәшриятында басылган. 
Габделхәбир хәзрәт Яруллин авыл мулласы гаиләсендә 1905 елның 20 августында дөньяга килә, ул хәзерге Биектау районы Ямәширмә авылында туа. Аның тулы исеме – Габделхәбир бине Ярулла бине Вәлиулла бине Хәбибулла бине Габделхәмит бине Ишмөхәммәд бине Бикмөхәммәд. 
1967 елның июнендә Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы итеп сайлана. 1968 елның март аенда хаҗ гыйбадәтен үти. 1971 елда мөселман делегациясе составында Африка илләрендә була, Мали, Югары Вольта, Того һәм Нигерияне зиярәт итә. СССР мөселманнары конференцияләрендә – 1970 һәм 1971 елда Ташкентта, 1974 елда Сәмәркандта катнаша, аларда чыгыш ясый. 1970 елда Диния нәзарәтендә казыйлыкка кандидат итеп сайлана. 
Габделхәбир хәзрәт Яруллин 1994 елда вафат була. 
(фото Нияз хәзрәт Сабировның инстаграм челтәрендәге сәхифәсеннән алынды) 

Мәрҗани мәчетенең матбугат үзәге

4 декабрь көнне «Гыйбадәте исламия» китабын белү буенча викторинаның башкала төбәге туры узачак

Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте тарафыннан 2016 ел “Әбү Хәнифә мәзһәбе елы” дип игълан ителде. Шул уңайдан октябрьдә, ноябрь ае башында Татарстан Республикасы районнары мөхтәсибәтләрендә Әхмәтһади Максудиның «Гыйбадәте исламия» исемле китабы буенча викторинаның беренче район турлары узды. 
4 декабрь көнне “Апанай” мәчетендә викторинаның 2нче туры – башкала төбәге өлеше узачак. Әлеге турда Казан мөхтәсибәтләре арасында уздырылган бәйгенең җиңүчеләре үз белемнәрен сыныячаклар. Викторина сәгать 10:00 да башлана. Ә инде 24 декабрьдә Казан шәһәренең Галиев мәчетендә бәйгенең Республика туры уздыралачак. 
Әхмәтһади Максуди – атаклы татар мөгаллиме, җәмәгать эшлеклесе, журналист. Ул язган дәреслекләр, китаплар бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмый һәм төрле милләт кешеләре тарафыннан кулланыла. Аның иң мәшһүр хезмәтләренең берсе «Гыйбадәте исламия» китабы. Бу китап Әбү Хәнифә мәзхәбе буенча һәр мөселман белергә тиеш булган шәригать хөкемнәре, динебезнең нигезләре белән таныштыра.

Мәрҗани мәчетенең матбугат үзәге

Мамадыш шәһәрендә Аксакаллар шурасы җыелышы узачак

30 ноябрь көнне Татарстан Республикасының Мамадыш шәһәрендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы җыелышы узачак. Җыелышка районнардагы Аксакаллар шурасы рәисләре һәм мөхтәсибләре чакырулы. Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәтеннән әлеге җыелышта мөхтәсиб ярдәмчесе Рамиль хәзрәт Миңгәрәев һәм Аксакаллар шурасы рәисе Салихҗан хәзрәт Закиров катнашачак. Катнашучыларны теркәү 9:00, пленар утырыш сәгать 10:00 да башлана. Чара Мамадыш шәһәренең мәдәният йортында узачак. 

Мәрҗани мәчетенең матбугат үзәге

Мәрҗани мәчетендә “Нәсыйхәт” тапшыруын төшерделәр

“Нәсыйхәт” тапшыруының чираттагы кунагы ТР Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин булды. Тапшыру Мәрҗани мәчетенең ирләр намаз уку залында төшерелде. Якын арада тамашачылар “Яңа Гасыр” каналында Йосыф хәзрәтнең Мөхәммәт пәйгамбәребезнең  (с. г. в.) тормыш юлы тарихы турында сөйләвен тыңлый алачаклар.

Мәрҗани мәчетенең матбугат үзәге

FIFA оешмасының генараль сәркатибе Фатьма Самура Әл-Мәрҗани мәчете белән танышты

Бүген FIFA оешмасының генараль сәркатибе Фатьма Самура Әл-Мәрҗани мәчетендә кунакта булды. Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе, Әл-Мәрҗәни мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдин дәрәҗәле кунакны мәчет белән таныштырды һәм кыскача аның тарихын бәян итте. Шулай ук Мансур хәзрәт генараль сәркатипкә Мәрҗани мәчетендә эшләүче “Безнең никах” студиясе һәм “Балалар” сабыйлар үзәген дә күрсәтте.

Мәрҗани мәчетенең матбугат үзәге

Үзәк стадионда мөселман командалары арасында волейбол ярышы узды

23 ноябрь көнне Казан шәһәренең мөселман яшьләре спартакиадасы кысаларында волейбол буенча турнир узды. Спорт чарасы 14:00 сәгатьтә Үзәк стадионның (Ташаяк урамы, 2а) спорт залында башланды. Ярышта катнашырга  Казан шәһәренең дини оешмаларыннан һәм уку йортларыннан 16 команда гариза биргән иде. Катнашучылар исемлегендә: Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәте, Мәрҗәни мәчете, Казан ислам көллияте һәм башка командалар бар иде. Турнирның финал өлешендә “Дин Ислам” мәчете белән “Мөхәммәдия”  мәдрәсәсе командалары көч сынашты, нәтиҗәдә мәдрәсә командасы беренче урынга лаек булды.

Мөселман яшьләре спартакиадасын оештыручылар булып Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты, Физик культура һәм спорт комитеты тора.

Мәрҗани мәчетенең матбугат үзәге

Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәтенең футбол командасы иң көчле бишлеккә керде

22 ноябрь көнне Казан шәһәренең мөселман яшьләре спартакиадасы кысаларында мини-футбол буенча турнирның финал уеннары узды. Спорт чарасы 14:00 сәгатьтә “Трудовые резервы” спорт залында башланды. Инде хәбәр ителгәнчә, ярышта катнашырга  Казан шәһәренең дини оешмаларыннан һәм уку йортларыннан 17 команда гариза биргән иде. Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәте командасы уеннар нәтиҗәләре буенча иң көчле командаларның бишлегенә керде. Турнирның финал өлешендә “Дин Ислам” мәчете командасы белән Галия мәчете командасы көч сынашты, нәтиҗәдә беренчече җиңү яулады.

Мөселман яшьләре спартакиадасын оештыручылар булып Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты, Физик культура һәм спорт комитеты тора.

Мәрҗәни мәчетенең матбугат үзәге

Казан шәһәренең Мәрҗәни мәчете командасы өстәл теннисы турнирында катнашты

22 ноябрь көнне Казан шәһәренең мөселман яшьләре спартакиадасы кысаларында өстәл теннисы буенча турнир узды. Спорт чарасы 14:00 сәгатьтә “Бокс һәм өстәл теннисы үзәге”ндә (Җ.Фәйзи урамы, 2а) үткәрелде. Ярышта катнашырга  Казан шәһәренең дини оешмаларыннан һәм уку йортларыннан 15 команда гариза биргән иде. Шобага салу ысулы белән командаларнын көндәшләре билгеләнде. Казан шәһәренең Мәрҗәни мәчете командасы да әлеге ярышта үзенең көчен сынады, ләкин кызганычка каршы, беренчелекне яулый алмады. Турнирның җиңүчесе булып “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе командасы табылды.

Мөселман яшьләре спартакиадасын оештыручылар булып Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты, Физик культура һәм спорт комитеты тора.

Мәрҗәни мәчетенең матбугат үзәге

 

Битләр