2016 елның 28-29 ноябрь көннәрендә Казан шәһәре Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибенең төшелеш эшләре буенча урынбасары һәм бер төркем белгечләр Югары Ослан районының Ташкабак (Ташевка) авылында урнашкан балалар лагерында булып кайттылар. Әлеге ике көн аралыгында алар лагерь объектларын кышка әзерләү буенча эшләр башкардылар.
Ташкабак авылында урнашкан лагерь советлар вакытында "Космический" пионерлар лагеры буларак эшли, ләкин СССР таркалгач кирәксез булып кала һәм 12 ел буе ташландык хәлдә була. 2005 елда әлеге лагерь объектлары (төгәлрәк әйтсәк, җимерелгән һәм җирле кешеләр тарафыннан сүтеп, урлап киткәннән соң калган нигезләр ) Әл-Мәрҗани Җәмигъ мәчете карамагына бирелә. Мәчет җитәкчелеге тырышлыгы белән лагерьның шактый биналары кабаттан торгызыла, яңа җәйге йортлар төзелә. Лагерьдагы йортларга өр-яңадан электр, су кертелә, территориясе чистартылып койма белән тотылып алына һ.б. эшләр эшләнә.
2005 елдан башлап бүгенге көнгәчә әлеге лагерь, җәйге яллар вакытында, Казан ислам көллияте һәм республикабызның башка дини уку йортлары шәкертләрен кабул итеп килә. Яңа елда Мәрҗани мәчете мөселман балалары өчен кышкы ял сменасын да оештырырга планлаштыра. Бу үз чиратында мөселман балалары агымын тагын да арттырачак дип гөман кылырга этәрә.
Мәрҗани мәчетенең матбугат үзәге