Яңалыклар

Мәрҗани мәчете мохтаҗларга ярдәм итәргә чакыра

Мәрҗани мәчетенә көн саен диярлек мохтаҗ кешеләр ярдәм сорап киләләр. Алар арасында ут бәласеннән зыян күрүчеләр, чит яклардан күчеп кайтучылар, төрле сәбәпләр белән бөлгенлеккә төшеп хәер сораучылар, физик мөмкинлекләре чикле булган, сәламәтлекләре какшаган кешеләр бар. Әлеге мохтаҗларга ярдәм итү ниятеннән Мәрҗани мәчете тотылган киемнәр, өй җиһазларын кабул итә башлады. Хөрмәтле дин кардәшләребез, күңелләрендә иман нуры булган кешеләр, Сезнең барыгыздан да ярдәм сорап мөрәҗәгать итәбез. Өйләрегездә инде кирәк дип табылмаган кием-салымны, өй җиһазларын К.Насыйри урамы, 17нче йорт буенча Мәрҗани Җәмигъ мәчетенә китерсәгез иде. Без үз чиратында әлеге әйберләрне мохтаҗларга таратыр идек.

Барлык сораулар буенча 8927 249 16 31 (Әнсар хәзрәт) номерына шалтырата аласыз.

 

Әл-Мәрҗани мәчете имамы "Азан" радиосында кунакта

Күренекле галим, дин әһеле Шихабетдин Мәрҗани туган көндә Мәрҗани мәчете имамы Әнсар хәзрәт Мифтяхов "Азан" радиосында кунакта булды. Ансар хәзрәт радиотамашачыларны Мәрҗани мәчете алып бара торган эшчәнлек белән таныштырды. Әңгәмәне төрле сәбәпләр аркасында тыңлый алмаган тамашачылар түбәндәге сылтама аша тыңлый ала: 

http://radioazan.ru/2017/01/16/%D1%81%D1%82%D1%83%D0%B4%D0%B8%D1%8F%D0%B1%D0%B5%D0%B7%D0%BD%D0%B5%D2%A3-%D0%BA%D1%83%D0%BD%D0%B0%D0%B3%D1%8B-%D0%BC%D3%99%D1%80%D2%97%D3%99%D0%BD%D0%B8-%D0%BC%D3%99%D1%87%D0%B5%D1%82%D0%B5-%D0%B8/ 

 

Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 199 ел

Бүген мәшһүр татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәче, тарихчы, дин әһеле, педагог, археолог, этнограф, көнчыгыш халыклар белгече Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 199 ел тулды.

Үзәк стадионда Казан мәчетләре командалары "Нык иманлылар" кубогы өчен көрәшәчәк

Агымдагы елның 15нче һәм 22нче гыйнвар көннәрендә Үзәк стадионда Казан мәчетләре командалары "Нык иманлылар" кубогы өчен көрәшәчәк. Катнашучылар 16 яшьтән олырак булырга тиешләр. Бер мәчеттән ике команда катнаша ала. Тулырак мәгълүматны 89178777123 номеры буенча белә аласыз.

2017 ел "Галимҗан Баруди елы" дип игълан ителде

Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан 2017 ел “Галимҗан Баруди елы” дип игълан ителде. Әлеге тәкъдим белән Диния нәзарәте бинасында үткән пленум җыелышында мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин чыкты һәм ул бертавыштан хупланды.

"Быел татар дин әһеле, мөфти Галимҗан Барудиның тууына февраль аенда 160 ел тула. Галимҗан Баруди кебек танылган дин әһелләрен белергә, аларның китапларын укырга бу юбилей үзе бер сәбәп. Шуның өчен дә бу елны "Галимҗан Баруди елы" дип үткәрергә тәкъдим итәм һәм рухи мирасыбызны өйрәнергә чакырам", - диде мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Галимҗан Баруди күренекле дин галиме, мәшһүр җәмәгать эшлеклесе, педагог. 1882 елда Г. Баруди мәдрәсә ача, ул анда җәдитчә укыта, әтисенең хөрмәтенә мәдрәсәгә “Мөхәммәдия” исеме бирә. 1906 елда Казанда аның мөхәррирлегендә «Әд-дин вәл-әдәб» (“Дин вә әхлак”) журналы чыга башлый. Баруди Россия мөселманнарының сәяси тормышында да актив катнаша. “Иттифак әл-мөслимин” мөселман фиркасе Үзәк комитетының әгъзасы итеп сайлана. Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте мөфтие вазыйфаларын да башкара.

Галиев мәчетендә диния нәзарәтенең пленум утырышы узды

Бүген Казанда Диния нәзрәтенең 2017 елдагы беренче Президиум һәм Пленар утырышы булды. Җыелыш Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә барды һәм мөфтинең урынбасарлары, нәзарәтнең голәмәләр һәм казыйлар шуралары әгъзалары, республиканың барлык районнары имам-мөхтәсибләре катнашында үтте. Пленумда 2017 елга планнар барланды һәм корылтайга кагылышлы сораулар каралды.

 

Иске Татар бистәсендә "Чәй музее" ачыла

Яңа 2017 елда Иске Татар бистәсендә "Чәй музее" үзенең ишекләрен ача. Ул борынгы йортларның берсендә - Вәлиулла Гыйззәтуллин (Вәли бай) йортында урнашачак. Шәһәр халкы һәм мәркәзебез кунаклары өчен "Чәй музее" чәйнең берничә дистә төрен тәкъдим итә: әлеге милли эчемлекне яратучылар һәр төрен тәмләп карый алачаклар. Шулай ук музейда милли ризыклар белән сыйлау да күздә тотыла. Татар халык ашлары нәкъ менә махсус чәй өчен әзерләнә торган камыр ризыкларының күптөрлелеге белән аерылып тора бит. Татар халкының милли эчемлеген яратучыларны  Ш.Мәрҗани урамы, 16/1 йорт адресы буенча "Чәй музее"нда көтеп калабыз.

 

Мансур хәзрәт Җәләлетдинов Казан ислам көллияте мөгаллимнәре һәм шәкертләре белән очрашты

«Казан ислам көллияте» директоры, Əл-Мәрҗани Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдин көллият мөгаллимнәре һәм шәкертләре белән очрашу үткәрде. Мансур хәзрәт барлык катнашучыларны укуның беренче яртыеллыгы тәмамлану белән котлады һәм шәкертләргә нәтиҗәле кышкы яллар теләде. Шулай ук ул укуда уңышларга ирешкәннәрне аерым мактап узды.
Искәртеп үтәбез, Казан ислам көллияте 2003 елда оештырыла һәм урта һөнәри дини белем бирү учреждениесе булып тора. Көллият 1880 елда төзелгән тарихи бинада урнашкан. Элек әлеге бинада данлыклы татар галиме, дин белгече Шиһабетдин хәзрәт Мәрҗани (1818-1889) укыткан «Мәрҗания» мәдрәсәсе урнашкан була.

Битләр