Яңалыклар

«Татарстан – Яңа Гасыр”ның генераль директоры Илшат Әминов «Ярдәм”гә килеп китте

«Татарстан – Яңа Гасыр”ның генераль директоры Илшат Әминов «Ярдәм”гә килеп китте

"Татарстан – Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе Генераль директоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илшат Юныс улы Әминов бүген Казанның "Ярдәм” мәчетенә һәм күрмәүчеләрне тернәкләндерү үзәгенә килеп китте.

Бүген Казан Ислам көллияте студентлары арасында “Мусабака” конкурсы узды

Бүген Казан Ислам көллияте студентлары арасында “Мусабака” конкурсы узды

Казанның Әл-Мәрҗәни мәчете каршындагы Казан Ислам көллияте шәкертләре арасында оештырылган белемдә көч сынашу бәйгесе инде матур традициягә әйләнеп бара. Бүген “Мусабака”да көллиятнең 5 шәкерттән торган дүрт командасы көч сынашты. Чара гадәттәгечә Коръән уку белән башланып китте. Конкурста катнашучыларны сәламләп, Казанның имам-мөхтәсибе, көллият директоры Мансур хәзрәт Җәләлетдин шәкертләргә уңышлар теләде. “Бүгенгә сез әле шәкертләр генә. Вакыт үтәр, сез дә тиешле белем алып, мәчет-мәдрәсәләрдә эшли башларсыз.

Шәкертләр “Мусабака” конкурсында көч сынаша

Шәкертләр “Мусабака” конкурсында көч сынаша

(“Мусабака” - гарәп теленнән алынган сүз, бәйге, белемдә көч сынашу мәгънәсен аңлата)

Халыкка хәләл ризык тәкъдим ителә

Халыкка хәләл ризык тәкъдим ителә

Казанның Иске татар бистәсе мөселманнары өчен тагын бер шатлыклы вакыйга булды. Биредә хәләл ризыкның бик күп төрләре тәкъдим ителгән “Бәхетле” супермаркеты ачылды. Әлеге башлангыч белән Татарстан Диния нәзарәте һәм Казанның имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдин чыккан иде. Кибетләр челтәре җитәкчесе Мөслимә ханым Латыйпова дин кардәшләренең теләген искә алып, Тукай урамындагы 64 йортта яңа сәүдә урынын булдырды.

Ризыгың киң булсын дисәң...

Имам Әнсар хәзрәт Мифтяхов

Казанның Әл-Мәрҗәни мәчетендә узган чираттагы җомга вәгазендә имам Әнсар хәзрәт Мифтяхов, намазга килүчеләргә мөрәҗәгать итеп, тормышлар көйсезләнеп алганда, җирдә яшәүнең ямен тапмый башлаганда, ягъни кризис халәте кичергәндә, шушы хәлдән чыгу өчен җиде төрле шартны үтәп карарга киңәш итте. Мәчеткә еш кына күпләр шундый хәлгә тарыганда, имамнарга хәтта телефон аша да мөрәҗәгать итәләр икән. Хәзрәт ассызыклап узганча, телефон уңайлы әйбер, әмма бар нәрсәне дә аның аша гына аңлатып бетереп булмый.

Рөстәм Миңнеханов: "Бүгенге бәйрәм динебезне, милләтебезне, гореф-гадәтләребезне саклау юнәлешендә эш алып барылуын күрсәтә"

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов

12 гыйнварда Болгарда “Ак мәчет”тә Мәүлид ән-Нәбигә багышланган бәйрәм чарасы узды. Бәйрәмне ТР мөселманнары Диния нәзарәте оештырган иде.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте 2014 елны Дини традицияләр яңарышы елы дип игълан итте

Камил хәзрәт Сәмигуллин

ТР мөселманнары Диния нәзарәте 2014 елны Дини традицияләр яңарышы елы дип игълан итте. Бу хакта бүген әлеге Диния нәзарәтенең Болгарда уздырылган пленумында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин хәбәр итте.

Казанның имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдин башкала мөселманнарын Мәүлид бәйрәме белән котлады

Казанның имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдин

Рабигыләүвәл аеның 12 нче көне-ислам дөньясында зур тантана. Шул уңайдан, Казан шәһәре имам-мөхтәсибе, Әл-Мәрҗәни Җәмигь мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдин башкала мөселманнарын әлеге олугъ чара белән тәбрикләде.

Каникулларны мәчеттә үткәрик

Әл-Мәрҗәни каршындагы “Балалар” үзәгендә “Каникуларны мәчеттә үткәрик” исеме астындагы чаралар башланды

Бүген Казанның Әл-Мәрҗәни каршындагы “Балалар” үзәгендә “Каникуларны мәчеттә үткәрик” исеме астындагы чаралар башланды. Ул 8 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Бирегә 3 яшьтән алып 7 яшькәчә балалар йөри ала. Үзәкнең җитәкчесе Алсу ханым Хафизова белдергәнчә, мәчет каршындагы үзәккә килгән балалар белән әлеге чаралар вакытында тәҗрибәле педагоглар эшләячәк.

Казан шәһәре имам-мөхтәсибенең Волгоград каласында кылынган террорлык актларына карата мөрәҗәгате

Казан шәһәре имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдинов

Яңа елның соңгы көннәрендә каһарман-шәһәр Волгоградта булган ике террорлык акты, без мөселманнарны гына түгел, ә бар дөнья халкын тетрәндерде. Бернинди гаепсез кешеләрнең гомерен явызларча өзүчеләрнең дине дә, дене дә юк. Шунысы аңлашыла ки, мондый дошман адымнары белән сатлыкҗан вәхшиләр, халыклар һәм диннәр арасында тынычлыкны бозарга омтылалар. Ләкин без мөселманнар ачыктан-ачык әйтәбез, рухы нык һәм калебе сәламәт булган кеше андый юлга басмый.

Битләр