Яңалыклар

Татар теле курслары тәмамланды

Кичә Мәрҗәни мәчетендә Казан ислам көллияте тарафыннан оештырылган “Татар теле” курсларының соңгы дәресе булды. Быелгы уку елына курслар үз эшләрен тәмамладылар. Курсларны тулысынча үтүче шәкертләребезгә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Борһанов Рафис Тимерхан улы белән бергә “Татар теле” курсларын үтү турында шәһадәтнамләр тапшырдык.

Russia Halal Expo мәҗлесендә катнашабыз!

Бүген Russia Halal Expo Россиядәге иң зур күргүзмү уздыра, кайсысы  10 нчы халыкара «Россия — Исламский мир: KazanSummit» дип аталган форум саммит кысаларында утә. Мәрҗәни мәчете дә бу форумда узенең #KazanHalalCity дип аталган проекты белән чыкты һәм катнашты.

 

Мәрҗәни мәчетенедә Коръән конкурсы.

Казан Җәмигъ «Әл-Мәрҗани» мәчетендә  чираттагы бәйге үтте . Конкурс Коръән бәйгесе. Конкурста 100 дән артык кеше катнашты. Конкурсантлар бөтен Татарстан Республикасыннан килделәр. Бу бәйге бөек татар , галиме, имамы Шиһабетдин хәзрәт Мәрҗанинең тууының 200-еллыгына багышлап  үткәрелде. Конкурс өч номинациядә һәм яшь категорияләрендә узды. Конкурста җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Иң кечкенә катнашучыга  5 яш иде. Безне бик сөендерә, бу конкурста күп катнашучылар - балалар.

Казан белән бергә субботникта!

 

Кичә Мәрҗәни мәчете хезмәткәрләре шәһәр субботнигында катнаштылар. Мәчет тирәлеген һәм мәчетнеҗ өчен җыюга көч куелды. Эш беткәннән соң катнашучылар шурпа һәм шашлык белән сыйландылар.

Казанның тарихи урыннарын бергәләп торгызабыз!

Аллаһ тәгалә ризалыгы белән, безнең тарафтан, Мәрҗәни җәмиг мәчете комплексы тарафыннан, Мансур хазрәт Җәләлетдин җитәкчелеге астында Казан шәһәренең иске татар бистәсендә күбесе тарихи биналар торгызылды һәм яңартылды. Бу биналарны төзү безнең өчен бик мөһим. Чөнки, ошбу тарихи урыннарда безнең татар халкыбызның, Казан шәһәребезнең тарихы, гореф-гадәтләре саклана һәм бүгенге көндә яшь буынга ул әйберләрне күрергә һәм онытмаска ярдәм итә. Сезнең игътибарыгызга Каюм Насыри урамының 11 нче йортын тәкъдим итәбез.

Габдулла Тукайны искә алу дәресе!

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 132 ел.

Бүген Казан шәһәренең Мәрҗәни мәчетендә шул чарага багышлап Казан ислам көллияте шәкертләре белән, көллиятнең татар  теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнур Габбас кызы җитәкчелеге астында ачык дәрес узды. Дәрес барышында шәкертләр яраткан шагыйребезнең тормыш юлын, иҗатын искә тошереп, шигырьләрен укып үттеләр. 
 

Кемерово өлкәсендәге фаҗигада зыян күрүчеләр өчен дога

Бүген Мәрҗәни мәчетендә, мәчет җәмәгате белән бергәләшеп Кемерово өлкәсендәге  сәүдә узәгендәге фаҗигада зыян күрүчеләр өчен дога кылынды.

Гаилә мәчете имамы белән очрашу

Буген Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы, мөфтинең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары, Мансур хазрәт Җәләлетдин, “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хазрәт Хайруллин белән очрашты. Сүз әдәп-әхлаклы булу һәм дөрес итеп Коръән уку буенча «Сөембикә энеләре һәм сеңелләре» дигән ярыш-бәйгесенең чираттагысы – 21 нчесе “Гаилә” мәчетендә үткәрелүе турында барды. Ярыш 31 мартта үткәрелергә көтелә.

Казан шәһәрендә Шигабетдин Мәрдҗәнигә һәйкәл куелачак!

Казан шәһәрендә бөек татар имамына, тарихчысына Шигабетдин Мәрдҗәни хазрәтләренә һәйкәл куелачак. Бу турыда мөһтәсибләр белән эшләү буенча мөфти урынбасары, "Вакф" фондының генералҗ директоры Мансур хазрәт Җәләлетдин хабәр итте.

Һәйкәл Шигабетдин Мәрдҗәни урамында, Иске-Татар бистәсендә, Мәрдҗәни мәчете янында куелачак.

- Памятник планируем открыть летом. Сейчас мы занимаемся благоустройством территории, - сказал хазрат, передает «Татар-информ». 

Мөфти хазрәтебез беренче Россия Ислам Икътисади форумын ачты

27 февраль көнне Татарстан Республикасы Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәскәү шәһәрендә Халыкара Ислам Бизнесы Ассоциациясе Президенты Марат Кабаев чакыруы буенча «Россия — хезмәттәшлек гаранты» Беренче Россия Ислам Икътисади форумын ачып җибәрде. Олы җыелыш Камил хәзрәтнең Коръән аятьләрен укуы белән башланды.

Битләр