Мөхтәсибәт турында

Казан мөхтәсибәте, башка сүзләр белән әйткәндә - Казан мәчетләре белән идарә итү. Дини-админстратив берәмлек буларак 1996 елда төзелә. Казан мәчетләрен Мөхтәсибәт карамагында берләштерү нияте белән уздырылган регистрацияләү тарихи адымнарның берсе булып тора. Бүгенге көндә ул 75 мөселман мәхәлләсен һәм 57 мәчетне берләштерә.

Мөхтәсибәт алып барган эшчәнлек күпкырлы, тулаем алганда, ислам дине таралуына, рухый-әхлакый яңарыш һәм җәмгыять үсешенә юнәлдерелгән.

Мөхтәсибәт оешмасы Казан шәһәренең үзәгендә - иске татар бистәсенең Каюм Насыйри урамы, 17 йортта урнашкан, "Әл-Мәрҗани" мәчетендә эшләп килә.

Казан мөхтәсибәте эшчәнлегенең төп юнәлешләре:

  • Казан шәһәре "Әл-Мәрҗани" мәчете карамагында мөселман комплексы төзү;
  • белем бирү эшчәнлеге;
  • хәйриячелек эшчәнлеге;
  • мәгълүмати һәм нәшрият эшчәнлек;
  • телевидение һәм радио өлкәсендә эшчәнлек (СМИ);
  • халыкара эшчәнлек;
  • хуҗалык эшчәнлеге;
  • хаҗ кылу һәм сәфәр;
  • вакыфлар эшчәнлеге.