Хәйрия эшчәнлеге

Мәчет-мәхәлләләр, гомер-гомергә хәйриячелек белән шөгыльләнде һәм Аллаһ йортлары үзләре дә хәйрия хисабына яшәп килә. Кеше гомере кыска, һәм ул Аллаһ Тәгалә кулында, аның әҗәленнән качып котылып булмый. Кешенең максаты дөнья куу, мал үрчетү түгел, киресенчә, Аллаһның ризалыгы, Аның әмерен үтәү. Байлык, ул -  Аллаһ Тәгалә тарафыннан бирелгән сынау, зур жаваплылык, аның өчен Аллаһ каршында җавап бирергә, куркып торырга тиеш кеше. Илебезнең күп кенә байлары акчаларын казиноларга, рестораннарга тоталар, шул ук вакытта мохтажлар, каралты-курасыз торучылар, сукыр, аяксыз, телсез инвалидлар бөтен дөнья тулган. Бүгенге көндә без «динебезгә кайтабыз» дигән сүзләрне еш ишетәбез, ләкин  матди ярдәм җитмәгәнлектән, башланган мәчет-мәдрәсәләр төзелеше еллар буена сузыла, тукталып тора. Эшләп торганнарының исә коммуналь хезмәтләр һәм башка кирәк яраклары өчен дә чыгымнары меңнәрчә сумнарга җыела. Бүгенге көндә, Иншаллаһ финанс мөмкинлекләре зур булганнар шактый. “Мәрҗани” Җәмигь мәчет-комплексы да нәкъ менә шундый асыл затларыбызга, һәм шулай ук халыкка мөрәҗәгать итә. Хәйрия эшчәнлеген бергәләп җәелдерик, җәмәгать. Халыкта бер матур әйтем яшәп килә бит: “Изгелек эшлә дә суга сал. Халык күрмәсә дә балык күрер”, дигәннәр бит. Хәйрия ярдәме күрсәтергә, сәдакаларын тапшырырга теләүчеләр өчен махсус квинтанциясен булдырдык.

Беркетелгән файллар: