"Балалар" үзәге

Казанның Мәрҗани мәчете карамагында 3-4, 5-7 яшьлек балалар “Балалар” исемле үзәк эшли. Анда смена башлангач, төркемнәргә балаларны иртәнге сәгать тугыздан алып көндезге сәгать өчкә кадәр кабул итәләр.

Әлеге төркемнәрдә дини белемнәр бирелә, тәрбиячеләре белән уеннар алып барыла. Малайлар өчен – дзюдо, кызлар өчен “Остабикә” түгәрәкләре эшләячәк.

Балаларга уен рәвешендә пәйгамбәрләребез тарихы, әдәп-әхлак дәресләре, классикларыбызның әсәрләре, әкиятләр, шигырьләр биреләчәк. “Балалар” үзәгендә гарәп теленә, Коръән ятларга да өйрәнәләр. Шулай ук ашау-эчү әдәпләре, бәдрәфкә керү-чыгу, тәһарәт алу, намаз уку тәртибенә дә өйрәтәчәкләр.