Никах, исем кушу

 "Безнең никах"
 
249-59-65

 

 

 

 

 

Казанның Әл-Мәрҗәни мәчете дини чаралар белән бергә, халкыбызның гореф-гадәт, йолаларын да саклау, үстерү юнәлешендә зур эш алып бара. Шулардан, никах уку һәм балага исем кушу йолалары. Моның өчен мәчеттә бар мөмкинлекләр дә тудырылган. Никах һәм мөселманча туйлар уздыру өчен махсус зал да бар. Әл-Мәрҗәни мәчетендә никах укыту һәм яңа туган сабыйга исем куштырырга килүчеләр саны артканнан-арта бара. Шул сәбәпле бу эшкә алдан ук мәчет имамнарына мөрәҗәгать итәргә, чараны үткәрү көне, вакытын билгеләтеп куярга кирәк. Инша Аллаһ, Ислам динебез үсә, шунысы тагын да куанычлы аңа күпләп яшьләребез дә тартыла.

Никах белән гаилә корып, тигез яшәү – мөселманлыкның бер гүзәл билгесе. Никахлы, тигез, тату гаиләдә балалар да сәламәт, тәрбияле, миһербанлы, ярдәмчел булып үсә. Ә менә никахсыз гаиләдән бәрәкәт китәр, ди дин белгечләре. Шуңа күрә никахлы булып яшәү мәслихәт. Мәчет имамнары дини йолаларны үтәргә һәрвакыт әзер.

Исем куштырырга, никах укытырга һәм дини бәйрәм-мәҗлесләр үткәрергә теләүчеләр өчен безнең адрес:

Адрес: Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 17 йорт.

ТелефоннарРамил хәзрәт – 249-56-32

      Ансар хәзрәт – 249-16-31