Яңалыклар

Галимҗан Барудиның 160 еллыгы уңаеннан галимнең 22 репринт басмасын нәшер иттеләр

Олуг татар дин әһеле Галимҗан Барудиның 160 еллык юбилее уңаеннан "Хозур" нәшрият йорты Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә галимнең 22 репринт басмасын нәшер итте.

1.«Гыйбадәт сәляс: зәкят, руза, хаҗ»,

2.«Гыйбадәт сәляс: китабас-саләт»,

3.«Хөсне-л -гыйбадәт»,

4.«Әл-гукуд әс-сәляс. Никах, талак, ямин»,

 5.«Нәмүнәи хисаб»,

6.«Лөгате-с-сәляс»,

7. «Сөаль вә җаваплы бәдә-әҗл-мәгариф»,

8.«Бәд-үл-мәгариф гыйлем-ат-тәүхид»,

9. «Бәдә-әл-мәгариф: әзкярли»,

10.«Сөаль вә җаваплы әүвәл-ән-нәзафәт»,

11.«Әүвәл ән-нәзафәт»,

12.«Китап-әл-мөгамаләт: магариф исламиядән»,

13.«Тарих әнбия»,

14.«Сад пәнд»,

15.«Әзкәр әс-салават. Мәгариф исламиядан җүз 5»,

16.«Тәтиммә китаб әс-салават»,

17.«Тәкмиләи сәвад хаван»,

18.«Сәвад хан»,

19.«Кыйссаи Хозыр галәйһи-с-сәлам»,

 20."Әл-китәб әл-әүвәл мин әл-әрбәгыйнәт әл-мөтәсәлсилә".
Кырыгар хәдисне җыйган сериянең беренче китабы.

21. "Әл-китәб әс-сәни мин әл-әрбәгыйнәт әл-мөтәсәлсилә".
Кырыгар хәдисне җыйган сериянең икенче китабы.

22.“Мәдхаль гарәбия”

Болардан тыш "Хозур" Ләйлә Хисаметдинованың «Г. Баруди: Жизнь и общественно-политическая деятельность» дип атлган китабын бастырды. Бу китап тәүге тапкыр дөнья күрде. Шулай ук язучы, тарихчы, журналист, сәясәтче Йосыф Акчураның “Дамелла Галимҗан Баруди” китабын бастырды. 

http://dumrt.ru

 

Бүген Казанда “Россия мөселманнарының рухи мирасын өйрәнүнең актуаль проблемалары: тарих һәм бүгенге заман” дип аталган халыкара конференция ачылды

Бүген Казанда мәшһүр татар дин әһеле Галимҗан Барудиның (1857–1921) тууына 160 ел тулу уңаеннан “Россия мөселманнарының рухи мирасын өйрәнүнең актуаль проблемалары: тарих һәм бүгенге заман” дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция ачылды.

Конференциядә Сүрия, Бәхрәйн, Төркия, Иордания, Мисыр илләреннән килгән дин галимнәре һәм Россиянең  13тән артык мөфтияте вәкилләре, Россия һәм Татарстан фән белгечләре катнаша.

Бүген ТР мөселманнары диния нәзарәтенең пленум утырышы узды

16 февральдә ТР МДНнең Пленум утырышы булды. Җыелыш Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә барды һәм мөфтинең урынбасарлары, нәзарәтнең голәмәләр һәм казыйлар шуралары әгъзалары, республиканың барлык районнары имам-мөхтәсибләре, мәдрәсә җитәкчеләре катнашында үтте.

Бүген утырышта мөфти, баш казый һәм мөфтинең беренче урынбасары булырга теләүчеләр рәсми кандидат буларак расланды.

Мәгълүм булганча, Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең 2017 елның 11 гыйнварында узган чираттагы Пленум утырышында, 1 нче санлы беркетмәгә нигезләнеп, мөфти һәм баш казый, мөфтинең беренче урынбасары  вазыйфаларына кандидатлар тәкъдим итү таләпләре билгеләнгән иде. 13 гыйнвардан башлап 13 февральгә кадәр кандидатлардан гаризалар кабул ителде. Кандидатлар мөхтәсибәтләр уздырган җыелышларда каралды. 

Мөфтилеккә рәсми кандидат итеп Камил хәзрәт Сәмигуллин расланды (“Тынычлык” мәчете имам-хатыйбы, Татарстан мөфтие).

Баш казый вазыйфасына рәсми кандидат итеп Җәлил хәзрәт Фазлыев (Балтач районы имам-мөхтәсибе, баш казый), расланды.

Мөфти урынбасары вазыйфасына рәсми кандидат итеп Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин (Казанның Совет районы имам-мөхтәсибе, төньяк-көнбатыш төбәге казые),  Илфар хәзрәт Хәсәнов (“Кол Шәриф” мәчете имам-хатыйбы) расланды.

Җыелышта Корылтай көне билгеләнде. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең VII Корылтае 17 апрельдә уздырыла.

http://dumrt.ru

Мансур хәзрәт Җәләлетдин исем кушу йоласы нечкәлекләре турында сөйләде

Әл-Мәрҗани Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдин “Татарлар” телетапшыруы өчен  исем кушу йоласының нечкәлекләре турында сөйләде. Әлеге чыгарылышны бүген, ягъни 15 февраль көнне, ТНВ каналында 19:00 һәм ТНВ-Планета каналында 20:05 сәгатьттә карый аласыз.

Әл-Мәрҗани Җәмигъ мәчете ВТБ банкта яңа счет ачты

Уважаемые друзья, братья-мусульмане! После неблагоприятных ситуаций, которые произошли в банковских системах, расчетный счет Казанской соборной

Хөрмәтле мөселманнар, туганнар. Соңгы араларда банк системаларында килеп чыккан кыенлыклар нәтиҗәсендә, Әл-Мәрҗани Җәмигъ мәчетенең “Интехбанк”та ачылган исәп-хисап счетлары эшләүдән туктады, шуңа күрә мәчет җитәкчелеге хәзер ВТБ банкта яңа счет ачты. Әгәр дә мәчеткә хәер-сәдакәсен бирергә, мәчеткә матди ярдәм күрсәтергә теләүчеләр булса, алар өчен яңа исәп-хисап счетын тәкъдим итәбез.

Матди ярдәмне күчергән очракта marjani07@mail.ru электрон адресына үзегезнең исемегезне, фамилиягезне язып күпме сумма күчерүегез һәм әлеге хәер-сәдакәнең, матди ярдәмнең нинди максатларда тотылырга тиешлеген дә язып җибәрүегез сорала.

Краткое наименование: ММРО – Казанская Соборная мечеть «Аль-Марджани» КМ ЦРО – ДУМ РТ

Адрес: 420021, РТ, г. Казань, ул. К. Насыри, д.17

Р/с 40703810125240000014 в филиале Банка ВТБ (ПАО) в г. Нижнем Новгороде 
БИК 042202837 
К/с 30101810200000000837 
КОД ОКПО: 50330799 
ИНН 7702070139 
КПП 526002001 
ОГРН 1027739609391

"Казань глазами инженера" проекты "Казан мәчетләре" экскурсиясенә чакыра

Элек бөтен Казан мәчетләре рус архитекторлары тарафыннан эшләнгән иде, шуннан безгә татар мәчетләрененең уникаль стиле калды. Ул һичт ә традицион көнбатыш стиленә охшамаган. Бу мәчетләр - татар мигъмариятенең бердәнбер хәзерге вакытка кадәр сакланган монументаль һәйкәлләре. Аларда ничек төрле чор билгеләре яңача иҗат итәргә өйрәнүче архитектор талантлары ярдәме белән хикмәтле рәвештә берләшкән? Алар ничек татар бистәләрен йөзен билгеләгәннәр? Шул турыда сөйләрбез.

19 февраль, 12.00, Мәрҗәни мәчетеннән (Каюма Насыйри урамы).
Дәвамлылыгы: 2,5 сәгать.

Экскурсиягә  http://kzn.engineer-history.ru/mecheti/ сайтында 
яки 212-13-15 телефон номерына шалтыратып языла аласыз 

Сәүдәгәр Муллин йорты: бүгенге көндә ул нинди?

Узган гасыр ахырында ул ниди ташлындык хәлгә килде һәм бүгенге көндә ул нинди. Әлеге йортны тергезү һәм соңыннан татар мәдәниятен һәм көнкүрешен чагылдыручы үрнәк йорт буларак җәмәгатьчелек хозурына тәкъдим итүчеләр булып Мансур хәзрәт Җәләлетдин җитәкчелегендәге Казан мөхтәсибәте һәм Әл-Мәрҗани мәчете мәхәлләсе торалар.

Муллин йорты XIX гасыр ахырында төзелә. Ул татар төзелеш сәнгатенең типик йорт үрнәге булып тора.

Борһанетдин Фәхретдин улы 2 нче гильдияле сәүдәгәр, җәмәгать эшлеклесе.  Ул «Мәрҗания» мәдрәсәсе төзелешенә булышкан һәм башка җәмгыяви-хәйрия чараларында ихластан катнашкан.

“Иң хәерлесе – киемне мохтаҗларга бирү”

Интернетта: “Сорап килүчеләр саны арту сәбәпле, Мәрҗани мәчете киелгән кием-салым һәм кулланышта булган җиһазлар кабул итү эшен яңарта”, -  дигән игъланны күреп, гаҗәпкә калдым. Ник дигәндә, хәзер сәдака бирим дисәң дә чын мохтаҗ кеше табып булмый кебек бит. Күптән киелмичә шкаф тутырып ятучы “өс-башларын”, иске саналган җиһазларын чүплеккә чыгарып ташлаучылар арта барган заманда җиде-яттан калганны кияргә, кемдер кирәксенмәгән иске өстәл-киштәләрдән файдаланырга теләүчеләр дә бар микәнни дип аптырадым.

– Мәчеттә эшли башлаганчы мин дә шулай уйлый идем, – диде миңа Казандагы Мәрҗани мәчете имамы, Казан ислам көллияте мөгаллиме Әнсар хәзрәт Мифтяхов. – Әмма мохтаҗлар күп икән ул. Шәһәр үзәгендәге, бөтен кеше белгән борынгы мәчет булгангадыр инде, төрле сәбәпләр аркасында мохтаҗлык кичерүче кешеләр ярдәм сорап безнең мәчеткә  - Мәрҗанигә килеп керәләр. Биш-алты ел элек без шундый мохтаҗларны кайгырта башладык. Мәчетебезгә киелгән кием-салым, иске җиһаз кабул итү турында игълан язып элдек, бу хакта җомгага килүчеләргә дә җиткердек. Шуннан халык үзеннән арткан әйберне китерә торды, мохтаҗлар алып китә торды. Әйберләр урнашып бетте диярлек, ә сорап килүчеләр һаман күп. Шуңа быел бу игелекле эшне кабаттан яңартып җибәрергә уйладык.       

– Кемнәр соң алар мохтаҗлар?

– Йорт-җирләре янган кешеләр, качаклар, аз керемлеләр, ялгыз яки бала белән декретта утыручы аналар,  пенсионерлар, төрле сәбәп белән авыр хәлдә калучылар, мәсәлән, якыннары үлеп китү сәбәпле, ялгыз калып тормышны алып бара алмаучылар, инвалидлар...

– Нәрсәләр кабул итәсез?

– Балалар һәм олылар киемнәре, йорт җиһазлары: өстәл, урындык, диван, карават, шкаф; көнкүреш кирәк-ярагы. Ярма, токмач, чәй кебек, озак сакланучы, бозылмый торган ризыклар да тиз урнашып бетә.

– Савыт-саба да китерәләрме?

– Аларны да алучылар табылыр иде, әмма әлегә китерүчеләр юк. Кием-салымнан тыш балалар уенчыклары китерәләр. Үтүк, телевизор, микродулкынлы мичләр... Кайберәүләр миндә алар бик күп дип, китаплар күтәреп килә. Дини китаплар булса, кайдадыр кадерсезләнеп аунап йөрмәсеннәр дип, алып җыеп куябыз. Кемгә дә булса кирәге чыгар дип, төргәге белән төзелеш эшендә киелүче перчаткалар китереп китүчеләр дә булды. 

– Бирүчеләр кемнәр дә, алучылар кемнәр?

– Бирүчеләр дә, алучылар да Казанда һәм аңа якын авылларда яшәүчеләр. Әйберләрне күбесенчә үзләре мохтаҗлык-юклык күреп үскән олы апалар алып килә. “Балалар үсте, оныклар да зур инде, хәзер кечерәйгән киемнәрне чыгарып атарга җыеналар, әрәм булмасын иде”, – диләр. Алучылар да нигездә хатын-кызлар. Балаларына, ирләренә кием сайлап алып китәләр. Ирләр табигатьләре белән оялчанрак халык бит, алай кием юллап йөрергә яхшысынмыйлар. Берничә тапкыр килүчеләр дә бар. Кайберсе бездән алып киткән кием белән килә, аңлашыла инде: бүтән киеме юк. “Алмашка тагын бер-ике кием алыгыз”, – дибез.

Киемнәрне мәчеттә бер почмакка җыеп барабыз. Ә җиһазлар өчен подвалда коры, җылы урын әзерләдек. Мәчетнең автобусы, йөк машинасы бар. Үзләре китереп бирә алмаган кешеләрнең өйләренә барып алабыз. Әле берәү: “Фатир сатып алдым, элекке хуҗа бөтен җиһазын калдырып китте, ә миңа алар кирәкми, кибеттән үзем теләгәнне, яңаны алып куясым килә”, – дигәч, барлык җиһазын барып алып кайттык. Хәзер хәлле кешеләр стенкаларны кирәксенмиләр яки йомшак диваннарын, кухня шкафларын яңага алыштыручылар безгә мөрәҗәгать итәләр.      

Безнең мәчет тирәсендә мөселман балалары өчен ике бакча бар. Күп балалы бер гаиләдән килеп: “Ике катлы карават китерүче юкмы?” - дип кызыксынганнар иде. Без шул балалар бакчаларына игълан язып элдек. Бер гаиләдә шундый карават бар булып чыкты, алардан алып, мохтаҗ гаиләгә бирдек.

Кайбер өлкәннәр: “Пенсиям аз, кием алу түгел, квартплата да түли алмыйм”, – дип киләләр. “Читтән кайттык, йорт сатып алу мөмкинлегебез юк, сарайда гына торабыз, теләсә-нинди җиһазны рәхмәт әйтеп алыр идек”, – дип киләләр. Аннан: “Телевизордан күргәнсездер инде, бик зур янгын чыкты дип күрсәттеләр, безнең йорт иде ул”, – дип килеп керүчеләр бар. Былтырмы, өченче ел микән, Мирный поселогында янгын чыгып, әниләре һәм балалары янып беткән, йорт хуҗасы исән калып, авыр хәлдә сырхауханәгә озатылган иде. Шул иргә барлык поселок халкы, шул исәптән без дә акчалата да, кием-салым, җиһазлар белән дә ярдәм иттек. Кешенең безгә килеп, кайгысын уртаклашуы, эч серен бушатуы, аңа безнең җылы сүз белән ярдәм итүебез дә сәдака бит. Бик авыр язмышлы кешеләр бар. “Әти белән әни мине урамга куып чыгарды, хәзер туганнарда яшим, кием бирегез әле”, – дип килүчеләр бар.

Яки, киресенчә, балаларым куып чыгарды, хәсрәтемне кешегә сөйләп йөри алмыйм, сездән ярдәм сорыйм дип үтенеп килгән әтиләр яки әниләр бар. Андый хәсрәтләрдән бүтәннәрне Алла сакласын!

Бервакыт Арча районындагы Картлар йортында тәрбияләнүче өлкәннәр өчен халыктан кием җыйдык. Мохтаҗларга хәлкадәренчә ярдәм итәргә тырышабыз инде, Аллаһ разый булсын иде.  

– Сезгә үзбәкләр, таҗиклар да киләме, әллә татарлар гынамы?

– Әйе, төрле милләт мөселманнары килә. Дөрес, бервакыт православ динендәге егеткә дә ярдәм иттек. Казанга эш белән килгән икән. “Көннәр суытып җибәрде, җылы чакта килгән идем, инде кайтырга җылы киемнәрем юк”, - диде. Киемнәр арасыннан үзенә кирәкне сайлап алырга куштык.

– Яңа киемнәр дә китерәләрме? Иске дигәннәре чиста булсын дигән таләп куясызмы?

– Әйе, яңаларын да китерәләр. Әмма без яңа киемнәрнең ярлыкларын алырга кушабыз. Йә монда яңа киемнәр җыеп, сатып яталар икән дигән сүзе чыгар, Алла сакласын. Ә киелгән киемнәр чиста булсын дигән таләп куймыйбыз, монысы халыкның үз намусында инде. Шулай да шакшы, тишек яки ямаулы кием китерүчеләр юк, пөхтәләп төреп, чиста пакетларга салып, ару-пакъ хәлдә алып киләләр. Балалар күлмәк-чалбарларыннан алып, зурлар өчен куртка-пәлтә-туннарга кадәр ташып торалар. Үзем бәйлим дип йон бияләйләр, оекбашлар алып килүче апалар да бар. Көз көне шәһәр һәм Казан янындагы авылларда яшәүчеләр үзләре үстергән яшелчәдән өлеш чыгаралар. Кайсы: “Малымның гошере, зәкате булсын”, - дип алып килә. Мохтаҗларга ярдәм йөзеннән кем нәрсә алып килгәнен язып барабыз. “Кеше белсен дип түгел, Аллаһ ризалыгы өчен йөрим”, - дип, күбесе исемен яздырмый. Мәчеттә билгеләнгән махсус хәзрәт бар, ул ярдәм китерүчеләрнең һәрберсен каршысына утыртып, китергән сәдакаларыгызның әҗер-савабы булсын дип, Коръән укып, дога кыла.    

Әнсар хәзрәт, аунап йөрмәсен, шкаф тутырып тормасын дип кирәксезгә чыккан киемнәрен яндыручылар бар. Ярый торган эшме бу?

– Юк. Әгәр барыбыз да хәлле тормышта яшәсәк, арабызда мохтаҗ, фәкыйрьләр булмаса, шулай итәргә дә ярар иде, бәлки. Әмма фәкыйрьләр, чын мохтаҗ кешеләр күп. Кемгәдер кирәк була торып, әйбер яндыру мантыйкка сыешлы гамәл түгел. Артык киемне, чүпрәк-чапракны, һичьюгы, көнкүрештә кулланырга: өй җыештыру өчен тотарга була. Ә иң хәерлесе - мохтаҗларга биреп, бары белән бүлешеп, кешегә ярдәм итү, аны шатландыру. Пәйгамбәребезнең: “Һәр исраф - харам”, - дигән хәдисе бар. Киеме була торып, өсте-өстенә күлмәк, чалбар, тун алучылар да исраф итүчеләрдән саналалар.

 

Хөрмәтле укучыларыбыз, өегездә артык җиһаз, кием-салым, савыт-саба, көнкүреш техникасы бар икән, Мәҗани мәчетенә (Каюм Насыйри урамы, 17 нче йорт) китерә аласыз. Китереп бирү мөмкинлегегез юк икән, зур әйберләрне өгегездән килеп алырлар. Мөрәҗәгать итү өчен Әнсар хәзрәтнең телефон номеры: 8927 249 16 31

Назилә САФИУЛЛИНА

“Татарстан яшьләре” газетасы

 

Татарстан Президенты кече хаҗ – гомрә кылды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстанына эшлекле сәфәре вакытында кече хаҗ  – гомрә кылды. Республикабыз башлыгы социаль челтәрләрдәге үзенең рәсми аккаунтларында изге Мәккә шәһәреннән фото һәм видео куйган иде.

Татарстан Президентына Согуд Гәрабстаны җитәкчелеге тарафыннан зур хөрмәт күрсәтелде, чөнки Кәгъбәнең эченә керү хокукына патшаның дәрәҗәле кунаклары гына ия булалар. Рөстәм Миңнеханов хәҗәре әсвәд – “кара таш”ка орынып хаҗ йолаларының берсе – “кара таш”ны үбеп догалар укыды.

Татарстан Президенты белән бергәТатарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да гомрә кылды. 

Битләр