Бәраәт кичәсе гыйбадәте, ягъни “ләйләтүл – Бәраәт”. Бәхет һәм һәртөрле уңышлар, игелекләр иңә торган изге көн. Нәкъ шушы төнне Аллаһы Тәгалә, һәркемнең изге гамәлен һәм догаларында ялварып сораган үтенечләрен исәпкә алып, кешеләрнең язмышы турында карар кабул итә.