Анонслар

ВАКАНСИЯ! Разнорабочий эзлибез!

anons_image: 

Ислам мәдәни үзәгендә разнорабочий  вакансиясе ачык.

Үзегезнең резюмеларыгызны marjani07@mail.ru электрон почта тартмасына юллагыз.

Яисә 8(843)293-00-35 номерына шалтыратыгыз

ВАКАНСИЯ! Хисапчы эзлибез!

anons_image: 

Ислам мәдәни үзәге хисапчы вакансиясенә хезмәткәр эзли 

Эш графигы:тулы көн

Ял көннәре: Шимбә,якшәмбе

Хезмәт хакы:килешү буенча

Элемтә өчен телефон: 8-927-401-30-50

КАЗАН МӨХТӘСИБӘТЕ СПОРТ ЯРЫШЫН УЗДЫРАЧАК

anons_image: 
28 августа 10.00. СПОРТИВНЫЙ КОМПЛЕКС "ТРИУМФ".

28 август, сәгать 10.00. "ТРИУМФ" СПОРТ САРАЕ

«Балалар» Ураза – бәйрәм үткәрәчәкләр!

anons_image: 
«Балалар» Ураза – бәйрәм үткәрәчәкләр

Ураза- бәйрәм уңаена "Балалар" үзәге бәйрәм оештыра! 21-нче июль Мәрҗәни мәчетнең мәйданында сәгать 10.00-да килгән кунаклар өчен аттракционнар, балалар базары, аниматорлар эшләячәкләр. Балалар өчен төрле бәйгеләр, ярышлар уздырылачак. Бәйрәмгә күңел ачарга бөтен гаилә белән килегез!  

Татар шамаилләре конкурсы Россия күләмендә уздырыла

anons_image: 
ТАТАР ШАМАИЛЛӘРЕ КОНКУРСЫ

Татар шамаилләре конкурсы Россия күләмендә уздырыла

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте шамаилләргә бәйле традицияләрне саклау һәм үстерү максатыннан шамаилләр конкурсын игълан итте. Татар шамаиле конкурсы ТР МДН оештырган “Минем гаиләмнең шамаиле” республика акциясе кысаларында үткәрелә.

Илдәге мөселманнар өммәтен кайгыртып

Казандагы «Зур Казан» басмаханәсендә Татарстан мөфтие урынбасары, «Ярдәм» мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитовның “Российская умма и махалля в прошлом, в ностоящем, в будущем» дигән рус телендәге китабы басыла башлады. Аның тиражы 1000 данә булыр, дип көтелә.

Илдар хәзрәтне илдәге мөселманнар өммәте һәм мәхәлләсе темасы күптән кызыксындыра иде. Биредә ул өммәт мәнфәгатьләрен кайгыртып, үзенең фикерләре һәм карашлары белән уртаклаша. Киләчәктә әлеге мәҗмуганың татарчасы да нәшер ителер, дип фаразлана.

2015 елның 3 гыйнварында изге Болгарда Мәүлид-ән-Нәби бәйрәме узачак

2014 елның 23 декабрендә мөселман календаре буенча өченче ай – рәбигыл әүвәл ае башланды. Аны халыкта Мәүлид ае дип йөртәләр.

Сөекле Пәйгамбәребезнең туган көне рәбигыләүвәл аеның 12 нче көненә туры килә. 2015 елның 3 нче гыйнварында исә изге Болгар җирлегендәге Ак мәчеттә Мәүлид бәйрәме тантаналы рәвештә уздырылачак. Илкүләм чараны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте оештыра. Бәйрәмдә Татарстан Республикасы җитәкчелеге, Россиянең төрле төбәкләреннән дин әһелләре, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклеләренең катнашуы көтелә.

Гакыйка һәм Назыйра өчен корбанлыклар алыгыз!

Казанның Әл-Мәрҗәни Җәмигъ мәчетендә Гакыйка һәа Назыйра өчен  сарыклар сатып алырга мөмкин.Шулай ук махсус җиһазландырылган урында чалып, эшкәртеп тә бирелә.  Бәясе – 4мең500 сумнан-килешү буенча. Телефон – 249-56-32 Рамил хәзрәт. Каюм Насыйри урамы, 17 йорт

Дөньякүләм хәләл оешмасы вәкилләре Казанга килә

Хәләл индустрия өлкәсендә халыкара хезмәттәшлекне булдыру максатыннан "Хәләл" комитеты GIMDES (Төркия) халыкара сертификация оешмасы, WHC - Бөтендөнья хәләл советы вәкилләрен чакырдылар.
Әлеге оешма вәкилләре хәләл өлкәсендә ислам кануннарын саклауга кагылышлы семинарлар үткәрәчәкләр. 

Семинар Россия ислам институтында 11-15 март көннәрендә үткәрелә.
 

"Илаһи моң" - тәүге рухи мирас фестивале

30-31 мартта Россия ислам институты Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Бөтендөнья татар конгрессы ярдәмендә “Илаһи моң” дип аталган рухи мирасыбыз ядкарьләренең беренче фестивален уздыра.

Фестивальгә кадәр түбәндәге конкурслар уздырылды:

-       “Татарларда ислам тарихы һәм ислам мәдәнияте нигезләре фәнни тикшеренү эшләре бәйгесе;

-       “Таян Аллага!” әдәби бәйгесе;

-       “Татар халкының рухи мирсы ядкарьләрен башкаручылар бәйгесе;

-       “Журналист буласым килә!” бәйгесе.

Битләр